Тизәйткечләр
Җил
Җилбер – җилбер җилбәзәк,
Җилпәзәле илгәзәк.
Җәяүле дә, атлы да,
Җилфердек канатлы да.
Кызык
Бу “кызык” бигрәк кызык.
Алдан укы – ул “кызык”,
Арттан укы – ул “кызык”.
Тик әйтмә аны бозып.
“К” ны “к” дию кирәк,
“З” ны “з” дию кирәк.
“Ы” ны ялгыш “ый “ дисәң,
Кызыклана бигрәк.
“Кызык” болай да кызык.
Син артык китмә кызып,
“Кызык”ның үзен узып.
***
Бер быжан чәчәккә кунган,
Выжылдый да выжылдый.
– Минем җырым шулай бит, – ди,
– Әйдә син дә кушыл, – ди.
Выжылдаган бөҗәкләрне
Күрсәм, жу итә йөрәк.
Миннән ярдәм көтәләр күк,
Жәлләтәләр бигрәк.
***
Сыерчык, сыерчык,
Нинди матур сызгырчык!
***
Быж – быж килә бер быжан,
Шөпшә түгел ул – быжан.
Кигәвен дә түгел ул,
Ә аларга охшаган.
Быжан – быжан, быж – быжык,
Син мине чага күрмә.
Тавышың ай – яй яман,
Өебезгә дә кермә.
***
Ат та йөри
Карда,
Карт та йөри
Карда.
Атның
Картасы бар,
Картның
Картасы бар.
Карта карап
Карт та
Арып калган
Артта.
Минем бабай тәпәчсез
Дөянең өркәче бар,
Әтәчнең кәпәче бар,
Бабайның тәпәче бар.
Дөя йөрми өркәчсез,
Әтәч йөрми кәпәчсез,
Бабай йөри тәпәчсез.
Тәпәчсез бер бабайны
Минем дә күргәнем бар.
Урамда, җитәкләшеп,
Үземнең йөргәнем бар.
***
Трак – трак – трактор,
Басуларны урап тор,
Үләннәрне тураттыр.
“Башка эшләр бармы?” – дип,
Һәрчак бездән сорап тор.
***
Күрәсеңме,
Таҗи абзый
Бакчасында
Түтәл казый.
Кәҗә – фәлән
Кермәсен дип,
Газапланып,
Казык кадый.
Казык тормас
Кадап кына.
Тотар аны
Кадак кына.
Таҗи абзый
Уйлап торды
Озак кына:
Әллә бакча
Уртасына
Куйсын микән
Тозак кына?
Шәл кәҗә
Без дә таптык шәт кәҗә.
Әби әйтә : шәп кәҗә!
Сөтлесен сөтле түгел,
Ләкин бит ул шәл кәҗә,
Югалтырга жәл кәҗә.
***
Ра – ра – ра – ра – ракетага
Ра – Ра – Рамил утырган.
Ра – ра – ра – ра – ракетаны
Җир тирәли очырган.
***
Бора – борауны борауны,
Борһан тишкән бураны.
Шул тишектән бураны
Тутырган кар бураны.
***
Вак балчыкны Шәвәли
Әвәли дә әвәли.
Әллә ваза ясыйсың? – ди
Авылдан килгән Вәли.
***
Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,
Кем матур җырлый ала,
Кем матур бии ала –
Шул булыр үрнәк бала.
***
Лап – лоп атлап,
Урман яклап
Килә аю баласы.
Балның тәмен
Белгән икән:
Килә бездә каласы.
***
Алмалар да
Алланган.
Алланган да
Балланган.
Бал кортлары
Аларны
Чәчәкләр дип
Алданган.